«Россия – безнең уртак йортыбыз!» викторинасы (6+)

 

#МыРоссия #МыВместе

12 июнь көнне 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре ГЭС бистәсендәге Мәдәният һәм ял паркында Россия көненә багышланган бәйрәм программасында катнашты. 

россия
10ф У книжной выставки «Героями сильна Россия»
10ф. Викторина «Россия – наш единый дом!»
10ф. День России в парке культуры и отдыха п. ГЭС

12 июньдә ел саен билгеләп үтелүче әлеге бәйрәм – яшь бәйрәм, әмма аның тарихы дистәләгән еллар буе дәүләт календаренда урын алып торган вакыйгалар кебек үк кызыклы. 
Китапханәчеләр бәйрәмгә килүчеләр өчен «Россия батырлары белән көчле» дигән китап күргәзмәсе оештырды, анда Россиянең күренекле тарихи шәхесләре турында басмалар тәкъдим ителде. Танылган полководецлар, төрле заман геройлары турында бай һәм матур бизәлешле басмалар парк кунаклары игътибарын үзенә җәлеп итте. 
Теләге булганнар «Россия – безнең уртак йортыбыз!» викторинасы сорауларына актив җавап бирде. Ул «Мин Россия турында нәрсә беләм», «Мин үз илем гражданины», «Сүз уңаеннан мәкаль» кебек берничә бүлектән торды. Викторина барышында бәйрәм кунаклары дәүләт символикасы, Россияне бөтен дөнья буенча танытучы рәсми булмаган символлары: каен, матрешка, балалайка һ.б. лар буенча яхшы белемнәрен күрсәтә алды. Шулай ук катнашучылар рус халык әкиятләрен, мәкальләрен искә төшерде һәм зур кызыксыну белән искергән гыйбарәләр һәм элекке көнкүреш әйберләре турында табышмакларны чиште.  
Чара азагында шәһәрдәшләр китапханәгә чакыру белән визитка алды, китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр турында белде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: